Мәктәп укучылары арасында бадминтон ярышының Шүширмәдәге спорт комплекста узачагын белгәч, бераз гаҗәпләнеп тә куйдым. Чөнки зона, район ярышларының инде күптән монда үткәне юк иде бит. Югыйсә менә дигән спорт комплекслары да бар. Ун еллар элек сафка баскан иде инде ул. Әмма тренерлар булмау сәбәпле, спорт чаралары бөтенләй үткәрелмәде диярлек.
Мәктәп укучыларының көзге каникуллары спорт чараларына бай булды. 2-7 ноябрь көннәрендә район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе башлангыч, урта, өлкән класслар укучылары командалары катнашында баскетбол буенча зона ярышлары уздырды. Анда җиңү яулаган егетләр, кызлар командалары финал ярышларында очрашты.
Россиядә сайлау системасының егерме еллыгы, озак еллар Олы Кайбыч участок сайлау комиссиясе рәисе буып эшләүче Рамил Зиннәтуллинга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хатын тапшырды.