“Хыялларны тормышка ашыру үзебезнең кулда” дигән бер акыл иясе. Хәер, моны раслар өчен акыл иясе булу мәҗбүри түгел. Язмам герое – әнә шул гыйбарәне раслаучылардан. Кечкенәдән форма кияргә хыялланган – кия, машинада йөрисе килгән – җилдерә, гаиләсендә яраткан тормыш иптәше, кадерле әни, эшендә алыштыргысыз белгеч! Кайбыч район прокуратурасының канцеляриесен инде 22 елга якын җитәкләүче Гөлшат Гыйбадуллина күптән түгел Россия Федерациясе Прокуратурасының “Россия прокуратурасына 290 ел” медаленә лаек булган. Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков имзалаган бу мәртәбәле бүләк турында ул үзе тыйнак кына болай диде:
– Мактауга ирешү өчен бер-берсен аңлап эшләүче хезмәттәшләр, хезмәтеңне күрә белүче җитәкче булуы зарур, минемчә. Безнең Кайбыч прокуратурасында нәкъ шулай, шуңа күрә эшкә килүе дә рәхәт, – ди ул.
.jpg)
1991 елда Кайбыч районы мөстәкыйльлеген кайтаргач, районда прокуратура оеша. Апас училищесын тәмамлап кайткан Иске Чәчкаб авылы кызы ул вакытта “Правда” колхозында чыныгу алган, инде тарихта калган, чоры өчен бик тә кирәкле булган “Киносеть” оешмасында бухгалтер булып эшләп йөри. Төгәллекне, тәртипне яратучы кыз бала җанына туры килердәй эш тапса да, күңеленең кайсыдыр бер почмагында форма кию хыялы яши бит әле. Прокуратурага килеп урнашкач, сөенече эченә сыймый. Ике дистә елдан артык вакыт эчендә алтынчы җитәкче кулы астында барлык документация Гөлшат Илшатовна кулыннан үтә.
Закон сүзеннән бер чиертем кадәр дә читкә тайпылу юк – прокуратураның эш кәгазьләрен әнә шул тәртиптә сакларга бурычлы канцелярия җитәкчесе. Бу ведомствода өстәге инстанцияләрдән килгән тикшерүләрнең исәбе-хисабы юк, шуның өстенә берничә ел саен аттестация, имтихан тотулар... Кайбыч прокуроры Илнур Гаянов әйткәнчә, 2011 елгы тикшерү нәтиҗәләре буенча Гөлшат Гыйбадуллинага Татарстан прокуратурасында эш тәкъдим итү турында да сүз булган. Туган төбәген, гаиләсен, эшен, хезмәттәшләрен чиксез яраткан Гөлшат ханым, әлбәттә, китәргә теләмәгән.