Зәкия Мөхәммәт Али: «Федоровское мәктәбе укытучылары Сингапур проекты буенча укытырга әзер»

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

 

 Федоровское мәктәбе укытучылары Сингапур проекты буенча укытырга әзер! Бу атнаның дүшәмбесендә мәктәпкә шушы ерак илдән килгән белгеч Зәкия Мөхәммәт Али әнә шулай дип белдерде. Татарстанның бар­­лык районнарында да шушы илдән килгән берәр белгеч эшли. Зәкия ханым, бер атна дәвамында Иделаръягындагы һәрбер районда берәр көн булып, укытучыларның әлеге проектны ни  дәрәҗәдә үзләштерүләре белән таныша.

Беренче дәрес башлангыч классларда узды.   

 – Кырык елга якын инглиз теле укытучысы булып эшләп, мин гадәти укыту алымнарына күнгән инде. Сингапурча укытырга кушкач, башта югалыбрак та калдым кебек. Әмма безнең өчен ике көн үткәрелгән тренингларда  аның асылына төшендек. Хәзер камилләшү юлында без, – диде педагог.

 – Безнең укытучылар тренинглардан соң ук диярлек Сингапур алымнарын, өлешчә булса да, куллана башладылар. Аның өстенлекле яклары турында бер генә мисал китерү дә җитә: өлкән класслардагы кызның авызыннан дәрестә бер сүз дә тартып алып булмый иде. Хәзер, оялып булса да, җавап бирә башлады, өлгереше яхшырды. Начаррак укучы тагын берничә балада күзәтелә бу, – диде Данохон Гыйсмәтуллина.

Дәресләргә анализ ясаганда иң элек укытучы фикерен тыңладылар, аннан соң аның уңай һәм кимчелекле якларын күрсәттеләр, киңәшләрен бирделәр.

– Бездә укучыларның белем дәрәҗәсе югары. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Сингапур компаниясенең хезмәттәшлеге укытучыларның һөнәри осталыгын арттыруга, мәктәпләрдә белем бирүнең эчтәлеген яңартырга, педагоглар һәм укучыларның активлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән. Проектның структуралары күп. Әмма сан ягына түгел, сыйфат ягына игътибар итәргә кирәк. Дәрес барышында укытучы һәр укучыны да тыңларга тиеш. Бу барыбер берни белми инде, дип, начар укучыга кул селтәү, гел ударник-отличниклар белән генә эшләү – безнең методикага хас түгел. Бүгенге дәресләрнең барысы да миндә уңай фикер калдырды, – диде Зәкия Мөхәммәт Али, йомгак ясап.

Ә Кайбыч укытучылары әлегә камилләшү юлында.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International