Кайбыч районы буенча барлыгы 124158 тонна тамыразык җыеп алынды

2013 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Район агрофирмаларында шикәр чөгендере алу төгәлләнде. Чималны кырдан Буа шикәр заводына ташу дәвам итә.

Агрофирмалар 2879 гектар мәйданда игелгән шикәр чөгендере алуны тәмамлады. Район буенча барлыгы 124158 тонна тамыразык җыеп алынды. “Заволжье” җәмгыяте шикәр чөгендере ташуны төгәлләде. Алар Буа шикәр заводына 41678 тонна татлы тамыр озатты. Хәзер бар көч “Гөбенә”, “Алтын кырлар”да үстерелгән  шикәр чөгендерен ташуга юнәлдерелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International