Әле балалар бакчасына гына йөрүче, кайсылары башлангыч мәктәптә белем алучы нәниләрнең ничек шатланганлыгын күрсәгез иде сез! Сумкаларында төрле төсләргә буялган йомыркалар гына түгел, конфет-печенье, әфлисун-мандариннар. Марина, Богдан, Диана, Саша, Дима, Аля, Никиталар кечкенәдән әби-бабаларыннан ук килгән гореф-гадәтләрне белеп үсә монда.
– Христос терелгән! Чынлап та терелгән! – диештеләр алар.