ЯЗГЫ ЧӘЧҮДӘ ЯЛЛАР ЮК

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

Иртәнге сәгать уннар ти­рә­сендә зәңгәр күктә вертолет күренде: Президентыбыз Кайбычка килеп җитте. Рөстәм Миңнеханов белән бергә траптан Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Альберт Рәхмәтулллин, Апас районы башлыгы Рәшит Заһидуллин төште. Кайбыч капкасы – Борындыктан әнә шулай бездәге иген кырларын, авылларны өс­­­тән күзәтеп килгән алар.

– Хәерле көн барыгызга да! Кайбыч – күпмилләтле район, шуңа да иң элек православ динендәгеләрне Олы көн белән котлыйм, – диде Президент очрашуга җыелучылар янына килеп җитүгә.

Районда язгы кыр эшләре барышы, башка тармаклардагы эш торышы, халык яшәеше белән таныштыру өчен сүзне шу­шы җирнең хуҗасы Альберт Рәхмәтуллинга бирде. Кайбыч быел да, республикада беренчеләр­дән булып, язгы кыр эш­ләренә кереште.  Көздән 10500 гектар мәйданда чәчеп калдырган уҗымнар яхшы кышлаган, хә­зер аларны тамырдан тукландыралар, күпьеллык үләннәрне, басуларны тырмалыйлар. Хуҗалыкларда арпа, бодай, борчак чәчә башладылар. Терлекчелек тармагында да эш кайный. Бүгенге көндә Кайбыч бер сыердан сөт саву күрсәткече буенча республикада икенче урында бара. Татарстанда тормышка ашырылучы программаларның унөче безнең җирлектә дә га­мәлдә. Авылларның социаль йөзен үзгәртүгә, авыл хезмәтчәннәренең тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән ул программалар өчен район башлыгы Президентка ха­лык исеменнән тирән рәхмәтен белдерде.

 

 


Мингазиз Сунгатуллин


 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International