ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Дөньяда мәхәббәт, гаилә, сәламәтлек, тынычлык, хезмәт кебек, мәңге асылын югалтмый торган кыйммәтләр бар. Бу төшенчәләрдән башка кешегә яшәве кыен булыр иде. Олы Подберезье авылында яшәүче Геннадий Артамонов та тормыштан тәм табып яшәүчеләрнең берсе.
Тормышта бер генә очрашу да очраклы түгел, дип әйтәләр. Кайчакта язмыш безне искиткеч кешеләр белән очраштыра һәм аларның һәрберсе күңелдә ниндидер бер эз калдыра.

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Семинар-киңәшмә


27
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Район мәктәпләрендә спортның бадминтон төре киң популярлык ала бара. Узган атнаның шимбәсендә Иске Чәчкаб төп мәктәбе спорт залында район мәктәпләренең тугызынчы класска кадәр укучылары командалары арасында район беренчелегенә ярыш үтте.
Кырларда игеннәр җыеп алынгач, игенче-механизаторлар техниканы кышкы саклыкка куя.
Олы Кайбыч авылындагы бассейн төзелеше ахырына якынлашты. Әмма шушы көнгә кадәр әле аның ничек аталасы билгеле түгел. Социаль яктан мөһим булган әлеге объектка исемне бөтен район халкы белән бергә эзләячәкбез.
Артистларыбыз, шулай ук башка өлкәдә танылган шәхесләребез Кайбычны бигрәк үз итә. Илсөя Бәдретдинова куйган тамашадан алган хисләр суынырга да өлгермәде, популяр җырчы Фирдүс Тямаев килде. Кайбычта мондый хәлнең соңгы арада күзәтелгәне булмаган: ике көн рәттән узган концертта район мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Әллә инде иҗатын шулкадәр ярата, әллә үзебезнең район кияве булганга үз итә – кайбычлылар бу җырчының программасын егылып китеп карады.
Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк. Укытучы, игенче, терлекче, медицина хезмәткәре һәм башкалар. Шулар арасында автомобиль транспорты хезмәткәрләре дә бар.
Газетабызның интернеттагы сайтында “Уңыш” темасына барган фотографияләр бәйгесе тәмамланды. Катнашучылар арасында иң күп тавышны Ульянководан Нина Стерякова җыйды һәм бүген без сезне аның белән якыннанрак таныштырабыз.
Бер үк кояш астында яшәп, бер үк һаваны суласак та, безнең һәрберебез төрле. Тышкы кыяфәтебез белән генә түгел, яшәү рәвешебез, физик һәм матди мөмкинлекләребез белән дә аерылабыз. Кемдер берничә катлы зур-зур йортларда яшәп, чит ил машиналарында җилдерсә, кемдер, кечкенә генә булса да, үз өен булдыру турында, яисә үз аягында атлап йөрергә хыяллана. Ә кемдер якты дөньяны күрергә тилмерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International