ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Иске Тәрбиттән Евграфовларга бөтен кеше соклана


20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Авылларга туристларны тарту безнең өчен әлегә ят күренеш булса да, Татарстанда хәзер авыл туризмын үстерүгә зур игътибар бирелә башлады. Турист дигәч, без зур шәһәрләрдә экскурсиядә йөрүчеләрне, яки чит илләрдән Россиягә килүчеләрне күз алдына китерәбез. 
Яшьлектә кавышып, гомер буе иңгә-иң куеп, шатлык-кайгыларны бүлешеп яшәгән парлар – авылның күрке. Шундыйларның берсе – Нәкыя һәм Низам Фәттаховлар.
Авылларга чыгып китсәң, кемнәр белән генә очрашмыйсың да, нинди генә язмышлы кешеләр белән күрешмисең?! Һәркемнең язмышы – үзе бер китап. Гомерен укытучылыкка багышлаган Наилә Хәмидуллина да катлаулы тормыш юлы узган. 
Гаиләләрнең күбесендә балалар саны ике-өчтән артмаса да, күп бала табудан курыкмаучылар да бар. Мөрәледә яшәүче Нәүзәт һәм Мансур Хисамиевлар -- җиде балага гомер бүләк итеп, менә дигән итеп тәрбия биргән күркәм пар. Алар берсеннән-берсе акыллы, чибәр, уңган һәм булган алты кыз һәм бер егет тәрбияләп үстергән!
Бәрлебашы авыл халкының күптән көтелгән хыялы тормышка ашты: авылда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Авылдашларының шатлыгын утраклашырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу пунктны мини-сырхауханә дип атады: чөнки анда беренче медицина ярдәме күрсәтү, дәвалау өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Олы Кайбычта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Кайбыч җирле бүлегенең 22нче конференциясе узды. Аның эшендә 60 делегатның 48е катнашты. Конференциянең көн тәртибендә ике мәсьәлә каралды. Шуларның беренчесе – партиянең Кайбыч җирле бүлегенең Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашуы турында район башлыгы – “Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы җирле бүлеге сәяси Советы секретаре Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады.

16
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Шәһәр халкының гына түгел, авыл кешеләренең дә көзге ярминкәләрне көтеп алулары табигый хәл. Чөнки анда үзебезнең җирлектә җитештерелгән товарлар гына сатыла.
Россиянең Тикшерү комитеты тәүлек буе эшли торган “Балага хәвеф яный” кайнар линия телефонын булдырды. 
Халыкара өлкәннәр декадасы уңаеннан 9 октябрьдә район җәмәгать үзәгенең актлар залында пенсия яшендәгеләр  арасында район башлыгы призына шашка, шахмат буенча традицион шәхси-команда беренчелегенә турнир узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International