Кайбычта төзелеп килүче бассейнга исем кирәк

2014 елның 27 октябре, дүшәмбе
Бассейнга исем эзләү тәкъдиме белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзе чыкты. Бассейнга туры килә торган исем вариантларын, хөрмәтле укучыларыбыз, “Кайбыч таңнары” газетасы редакциясенә җибәрә аласыз. Без аларның барысын бергә туплап, район башлыгына тәкъдим итәчәкбез һәм арадан иң уңышлысы сайлап алыначак. Бертөрле исемнәр кабатланса һәм җиңсә, иң беренче җибәргән кеше җиңүче дип табыла. Иң уңышлы исем тәкъдим итүчене район башлыгы бүләге көтә. Хатларыгызны почта аша да, электрон адресыбызга да җибәрә аласыз. Исем сайлау 17 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International