ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Кече Кайбыч авылы бай тарихка ия, милләтебезгә күренекле шәхесләр биргән авыл. Бүген дә монда ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне саклыйлар, ә авылнын киләчәге өметле. Референдум үткәрүгә багышланган гаммәви тыңлауларда да авылны төзекләндерү, тагын да матурайту хакында фикер алыштылар.
Районыбыз авылларында референдум үткәрүгә багышланган халык җыеннары дәвам итә. 29 октябрьдә ул Олы Урсак авылында да оешкан төстә үтте. Анда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты.
“Бай һәм матур телебез, мәдәниятебез һәм рухи хәзинәбез татар халкын берләштерә. Монда “Татар теле”, “Ана теле” һәм башка милли проектларның әһәмияте бик зур. Әлеге юнәлештә эшләүне дәвам итәргә кирәк.” Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасында шулай дип белдерде.

30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте 2015 елда узачак муниципаль сайлауларда, Татарстан Президентын сайлауларда актив катнашу һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү бурычын куя. Иҗтимагый хәрәкәтнең “Казан” милли-мәдәни үзәгендә узган сәяси Советы утырышында сүз шул хакта барды.
Татарстан мәктәпләрендә белем алучы һәм хәрби хезмәткә чакырылу яшенә җитеп килүче үсмерләр арасында “Ватанны сакларга әзер!” исеме астында спорт ярышлары игълан ителде. Россиянең яшь патриотларының “Җиңүгә тигезлән!” дигән Бөтенроссия слеты кысаларында узучы бу чара  ГТО нормалары тапшыру юлы белән гомуми физик әзерлекне яхшыртуга юнәлдерелгән. Кайбыч үсмерләре өчен ярыш Иске Тәрбит мәктәбендә оештырылды.
Хәзерге вакытта механизаторлар туңга сөрү, шикәр чөгендере алу белән мәшгуль. Кыр эшләреннән бушаган техниканы чистартып, кышкы саклыкка куйдылар.
2014 елның 30 октябрендә Кайбыч муниципаль районының ГХАТ бүлегендә авыл җирлекләре белгечләре  катнашында эшлекле киңәшмә үтте. 

29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

«Кайбыч таңнары» газетасына күбрәк яздырган хат ташучыны һәм аерым почта бүлеген редакция бүләге көтә

 Кайбыч укытучылары артистларны да уздырды

Симәкидә яшәүче Тәскирә апа Латыйпова күптән түгел Идел буйлап круиздан кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International