ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Турминский авылында урнашкан Изге Троицкий чиркәвендә бу көннәрдә кеше өзелеп тормады. Аларны Олы көн белән котларга Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге җитәкчесе, Петропавловский соборы ключаре – протоиерий Сергей Титов, епархиянең миссионерлык коллегиясе секретаре, Серафим Саровский чиркәве хезмәткәре – иерий Алексей Шилов, Казан епархиясенең мәгълүматлаштыру һәм миссионерлык бүлеге хезмәткәрләре килгән иде

20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
19 апрель – районыбызның туган көне. Бу датаны кайбычлылар елның-елында нәтиҗәле хезмәт уңышлары белән каршылый. Халыкның тырышлыгы, туган җиргә карата чиксез мәхәббәте Кайбычыбызны көннән көн ямьле, матур, көчле итә

17
апрель, 2015 ел
җомга
13 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында  Иҗтимагый яшьләр палатасының чираттагы утырышы узды. Форумда Татарстанның иҗтимагый оешмаларыннан 250 вәкил катнашты. Алар арасында Кайбычтан Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Алсу Миңнуллина да бар иде
Районыбызда озын-озак гомер юлы үткән кешеләр күп. Бүген без сезне Шүширмә әбиләре белән таныштырырга булдык. Алар икесе дә, авыр сугыш елларында чиксез михнәтләр күреп, илне күтәргән, шул ук вакытта итәк тутырып балалар үстергән, бихисап сынаулар узсалар да, тормышның ямен һәм тәмен тоеп гомер итәләр. Бу ике фидакарь әбигә дә Россия Президенты Владимир Путиннан котлау открыткасы килде

16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Пенсия фондының Кайбыч районындагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, 1 апрельдән эш бирүчеләрдән 2015 елның 1 кварталына бердәм формада хисаплар кабул ителә башлады
Олы Кайбыч авылында туып-үсеп, үзеннән соң матур эшләр калдырган Бөек Ватан сугышы ветераны Фәсхетдин ага Ярхәмовның рухы шаттыр: тууына инде йөз ел узып, вафатына да утыз ел вакыт үтеп китсә дә, аны әле һаман зурлап искә алалар, хәер-догаларыннан калдырмыйлар. Үзең бер тапкыр да күрмәгән кеше турында язу авыррак булса да, чордашлары, якыннарының аның турындагы хатирәләрен тыңлагач, Фәсхетдин аганың чыннан да Кайбыч горурлыгы булуын аңладым. Юбилеена бәйле рәвештә инде үзләре дә гомер уртасыннан узган балалары әтиләренең якты истәлеген халкыбыз күңелендә кабат яңартты
Кайбычның туган көне уңаеннан 18 апрельдә бәйрәм тантанасы уза
4 апрельдә Буа шәһәрендә йөзү буенча шәхси һәм команда беренчелегенә зона ярышлары үтте

15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Яңа көн туган саен, язгы кояш җылы нурларын мулрак сибә. Димәк, тиздән басуларда тургайлар сайравын куәтле техника гөрелтесе алыштырачак. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ни хәлдә соң? Әлеге сорауга җавап табу максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, техниканың әзерлеген карап, игенчеләр хезмәтенә бәя бирде
Соңгы елларда районыбызда спортны үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Олы Кайбычта күптән түгел ачылган спорт комплексы яшьләргә спортның төрле төрләре буенча шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Узган якшәмбедә “Салават күпере” спорт комплексында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча ярыш үткәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International