Турминский клубында Турминское, Куш-күл, Хуҗа Хәсән, Мәлки, Ульянково, Олы Подберезье, Олы Тәрбит, Иске Тәрбит авылларында яшәүче балалар, үзешчән сәнгать коллективлары көче белән Олы көнгә багышланган концерт та булды. Алар алдында иң элек район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады:
- Хөрмәтле дусларым! Барыгызны да Олы көн белән чын күңелдән котлыйм. Ходай сезнең бу бәйрәмдә кылган догаларыгызны, изге гамәлләрегезне кабул итсен. Алдагы көннәрдә барыбызга да тыныч тормышлар, шифалы яңгырлар, мул тормыш бирсен,-диде ул. Районыбызда төрле милләт халыклары яши. Нинди дин тотуларына карамастан, алар үзара тату, бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп, районыбыз иминлеге, муллыгы өчен бергәләп эшлиләр. Белгәнемчә, бүген Николай атакайның туган көне. Аны икеләтә бәөрәм белән котлап, иң изге теләкләремне җиткерәм. Надежда анакай белән алар районга килгәндә Изге Троицкий чиркәве ташландык хәлдә иде. Менә ничә ел инде алар әлеге чиркәүне торгызуга барлык көчләрен бирәләр. Алга таба да христиан динен үстерүдә озак еллар эшләрләр дип ышанам.
“Ак Барс Кайбыч” җәмгыятенең өченче филиалы директоры Юрий Осипов белән берлектә концертта катнашкан барлык балаларга бәйрәм бүләкләре өләште.