Ике ай йөзгән кайбычлылар зона ярышларында өченче урынны яулады

2015 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
Әлеге ярышларда, Буа, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле районнары командалары белән беррәттән, Кайбыч районы командасы да катнашты. Бәйгедә 2001-2003 елгы малайлар, 2003-2005 елгы кызлар районыбыз данын яклады. Тренер Ленар Сибгатуллин җитәкчелегендә әле ике ай гына йөзү буенча шөгыльләнүче укучылар сынатмады. Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Илназ Зиннәтуллин, Рәдиф Сөнгатуллин, Диана Хәйруллина, Ләйлә Зиннәтуллина составындагы команда өченче урынны яулап кайтты. Беренче коймак төерле булмаган, чөнки йөзү буенча ярышларда безнең укучыларның әле беренче генә катнашулары
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International