Тездән пычрактыр дип, Шүширмәгә резин итекләр киеп барган идек, кирәге чыкмады. Фәйрүзә әби Җәмилова яшәгән өйнең эче-тышы гына түгел, капка төпләре дә ялт итеп тора. Киленнәре Гөлназ безне урамга ук чыгып каршы алды. Шүширмә мәктәбе мөдире һәм укытучы булып эшләүче Гөлназ Фәйрүзә әбинең түгел, аның килененең килене. Әйе, бу өйдә алар дүрт буын бергә гомер итәләр: Фәйрүзә әби, олы килене Нәбирә апа, аның улы Илнур белән килене Гөлназ, аларның балалары Инсаф һәм Гүзәл. Зур һәм тату гаиләдә Фәйрүзә апа – иң хөрмәтле кеше. Тормышта авырлыкларны ул күп кичергән. Шушы авылда туа, биредә үсә, кияүгә чыгып, дүрт бала таба. Бик озак вакыт колхозда төрле җирдә эшли, ун ел тимер юлда да хезмәт куя, сугыш вакытында торф чыгаруда катнаша. Башыннан югалтулар да аз узмаган – ирен, япь-яшь килеш ике улын җирләгән. Яшьлегендә күргән авырлыклары бәрабәренә язмыш бүләкли үзен: Фәйрүзә әби олыгайган көнендә бик тә кадердә. Утыз биш ел бергә гомер иткән килене Нәбирә апа да, оныгы Илнур һәм аның хатыны да, аларның балалары да үзе өчен үлеп торалар. Туган көн хөрмәтенә ни генә әзерләмәгәннәр. Гаиләсе белән бергә Казандагы кызы Фәния дә кайтып төште.
“Трактор бирсәләр, бүген утырып китәм”
Трактор йөрткән хатын-кызлар һәр авылда диярлек бар, мөгаен. Андыйлар авыл саен бер, күп дигәндә ике була. Бу хатын-кызларга аерым төрле, зур хөрмәт белән карыйлар. Кайсы – кызыгып, кайсы – көнләшеп. Чөнки шундый техниканы иярләү өчен бик батыр йөрәкле булырга кирәк.
Күптән лаеклы ялда булса да, трактор йөрткән хатын-кызларны «тракторчы» дип атап йөртәләр. Шүширмәдән Мөнирә әби дә, инде туксаннан узса да, әле дә булса тракторчы Мөнирә. Махсус курслар бетереп, тракторга утырганда бөтенләй бала гына була әле.
– Эшләргә кеше булмагач, укыттылар. Көпчәкле тракторда эшли башладым. Ул вакытта ундүрт яшьтә генә булсам да, куркып тормадым, чаялыгым бар иде, – дип искә ала Мөнирә әби яшь чагын.
Уналты ел буе тракторда эшли ул. Соңыннан хезмәтен фермада дәвам итә. Анда да утыз ел хезмәт куя. Мөнирә әби дә шулай ук дүрт бала табып үстерә. Оныклары, аларның биш баласы бар инде. Әбиләрен сөендереп кенә торалар. Тракторчы әби улы Илдар белән яши. Ул эштән кайткан төшкә тәмле ашлар әзерләп тора. Атна ахырында шәһәрдә яшәүче балалары да кайтып төшә.
Хәзер трактор йөртә беләсеңме дип сораган идем, бирсәләр, утырам да китәм, диде. Бер өйрәнгән онытылмыйдыр шул. Туксаннан узса да, бик җитез, белмәгәне юк, бик ачык сөйләшә. Без әле Мөнирә әби белән аның туксан биш яшьлек юбилеенда очрашырга сүз куештык. Ә нәрсә? Бирсен Ходай, мондый батыр йөрәкле әбиләргә аның йөзе дә чик түгел!
Шүширмәдә кунакта Алсу Гаттарова булды