ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе
Алар үткәннәрне барларга , ата – бабаларыбызның рухын сакларга, күренекле шәхесләрнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге белән танышырга ярдәм итәләр

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Төбәкләрдәге башкарма хакимият органнарының 2014 елдагы эшчәнлеге буенча Татарстан инде бишенче ел рәттән беренче урынны яулады. Рейтинг нәтиҗәләрен 2015 елның 7 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында игълан иттеләр
17 майда дөньяда Халыкара балалар ышаныч телефоны көне билгеләп үтелә. Бу көн 2009 елдан бирле уза. Ышаныч телефоны балалар һәм яшүсмерләрнең хокуклары бозылу очракларын ачыклауның нәтиҗәле юлы булып тора

15
май, 2015 ел
җомга
Җиңү бәйрәме алды көннәрендә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, “Барысы да фронт өчен” дигән лозунг астында армый-талмый хезмәт куйган тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар үткәрелде. Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Миләшкәй” балалар бакчасы сабыйлары белән берлектә шундый очрашу уздырды
Пенсия фонды бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, 6 майдан Ана (Гаилә) капиталыннан бер тапкыр бирелүче 20 мең сум акчаны алу өчен гаризалар кабул итә башлаганнар. Гаиләләргә бу акча көндәлек кирәк-ярак өчен бирелә.

14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
13 майда, хәрби хезмәткә чакырылган вакытта егетләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан чыгып, “кайнар линия” телефоны эшли башлады
Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә дәвам итә. Тулаем алганда барлык мәйданнарның 59,1 процентында эш башкарылды. Бөртекле культураларның 76,8 проценты чәчелде. Бөек Җиңү көнен механизаторларыбыз кырда каршылады
29 майда, халыкка хокукый ярдәм күрсәтү йөзеннән, медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты буенча “Кайнар линия” телефоны эшли башлый

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов 28 апрельдә Татарстанның төрле районнарында яшәүче 17 ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы» медальләрен тапшырды
Олы Кайбыч мәдәният йортында “Йолдызлык” фестивале башланыр алдыннан баскетбол, бадмитон буенча җиңүләргә ирешкән Борындык, Федоровское, Мөрәле мәктәпләре укучыларын бүләкләделәр. Аларга бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International