Ел саен 18 нче майда “Бөтендөнья музейлар көне” билгеләп үтелә

2015 елның 19 мае, сишәмбе
Ел саен 18 нче майда  “Бөтендөнья музейлар көне” билгеләп үтелә. Музейлар - хәтер сандыгы.Алар үткәннәрне барларга , ата – бабаларыбызның рухын сакларга, күренекле шәхесләрнең тормышы һәм иҗат эшчәнлеге белән танышырга ярдәм итәләр. Бу көнне Галия Кайбицкая музеена Апас  «Туган якны өйрэнү», Тутай авылыннан  «Сара Садыйкова» , Шәмбалыкчы авылыннан “ Фәхри Насретдинов” музей хезмәткәрләре   очрашуга килделәр. Апасның “Туган якны өйрэнү” директоры Рәмис Госман улы Ногманов  музейга Габбас Хафизовның “Гомерем мизгелләре” һәм “Язмыш көзгесе”, Хәлим Гайнуллинның “ Сара Садыйкова Тау ягының моңлы җырчысы”, Хәмзә  Бәдретдиновның “Дөньядагы бердәнбер сатмыш”, Фәрит Нуруллиның “Саубуллаша алмыйм яшьлек җәемнән” дип исемләнгән китаплар һәм  Апас музейларының буклетларын бүләк итте. Кунаклар башта музей белән таныштылар, экскурсия тыңладылар, соңрак эш тәҗрибәләре белән уртаклаштык. Әлбәттә, килгән кунакларыбыз яңартылган һәйкәл, Кайбыч колхозчысы” дип аталган “ПЕ-8” самолетының макетын күрмичә китә алмадылар. Очрашу барыбызгада бик ошады
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International