Татарстанның үсешендә Кайбычның да өлеше бар

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Нәтиҗәлелекне билгеләүче төп критерий – төбәкнең икътисади һәм социаль үсеше динамикасы, шулай ук башкарма хакимият органнары эшчәнлегенә халык биргән бәя. Ул  узган өч елдагы 11 күрсәткечкә карап куелды. Шулай итеп, Татарстан югары күрсәткечләрне саклап кына калмыйча, барлык төр социаль-икътисади юнәлешләр буенча үсешен дәвам итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов стратегиясе республикада тотрыклылык һәм үсеш тәэмин итә. Соңгы биш ел эчендә Татарстан мөһим социаль-икътисади күрсәткечләр буенча лидер позициясен ныгытты, бездә эре инновацион проектлар тормышка ашырыла.

Татарстанның федераль дәрәҗәдә лидерлар рәтендә булуында безнең районның да үз өлеше бар. Чөнки Кайбыч бик күп күрсәткечләр буенча республика районнары арасында алдынгы позицияне били. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсендә. Бездә завод-фабрикалар юк, саф авыл хуҗалыгы районында яшибез. Игенчеләребез тир түгеп икмәк үстерә, терлекчеләребез фермаларда ит-сөт җитештерә. Татарстан сөт җитештерү буенча Россия күләмендә икенче урында бара, ә Кайбыч – республикада беренче унлыкта – алты иң яхшы район арасында. Бүгенге көндә савымчылар бер сыердан 18,4 килограмм сөт сава, бу – республика буенча өченче күрсәткеч. Әнә шулай итеп, Кайбыч уңганнары илебез табынын экологик яктан чиста азык-төлек белән баета. Терлекчеләребезнең эш тәҗрибәсен өйрәнергә былтыр Минзәлә районыннан ук килгәннәр иде. Район икътисадының иң өстенлекле юнәлеше – авыл хуҗалыгы. Бу тармакта эшләүчеләр узган ел 1 миллиард 268 миллион сумлык продукция җитештерде, үсеш – 8 процент.

Мөстәкыйль район булып 24 ел элек кенә яши башлаган Кайбыч хәзер бөтен инфраструктурасы булган муниципаль берәмлеккә әйләнде.

– Моның өчен без Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле, – диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин журналистлар белән  әңгәмәсендә. – Республикада кабул ителгән программалар районыбыз авылларының социаль йөзен тамырдан үзгәртте. Модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, күп функцияле үзәкләр, яңартылган сырхауханә, урамнардагы баганаларда төнлә янучы утлар, су кертү, юллар төзелеше – болар барысы да халык өчен. Капиталь ремонттан соң мәктәпләр, балалар бакчалары танымаслык булып үзгәрде, яңа спорт мәйданчыклары барлыкка килде. Илдә финанс кризисы булуга да карамастан, бездә төзелешләр дәвам итә. Моның өчен республика бюджетыннан миллионнарча сум акча бүлеп бирелә.

Район үзәк сырхауханәсен кадрлар белән тәэмин итү дәвам итә. 2012 елдан башлап “Авыл табибы” программасы нигезендә безгә 10 яшь табиб эшкә кайтты. Былтыр халыкка социаль ярдәм күрсәтү чараларын тормышка ашыру өчен 40 миллион 50 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Кайбычның бу елдагы иң зур мактанычы – 500 миллион сумнан артык бәягә төзелгән “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылу.

– Татарстан хаклы рәвештә спорт башкаласы дип атала. Кайбычка узган еллардагы визитымда бассейнлы шушы спорт комплексын төзергә кирәк дигән фикерә килгән идек. Аны республика төзүчеләре проектлады һәм төзеде. Кайбычның мондый комплекска хакы бар. Биредә тырыш халык яши, – дигән иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел февральдә аны ачу тантанасында ясаган чыгышында.

Әйе, халык тормышының яхшыруы – район җитәкчелеге эшчәнлегенә куелган иң зур бәя ул. Район башлыгы билгеләп узганча, 2014 елда бер кешегә керем, 2013 ел белән чагыштырганда, 11,4 процентка артты, район буенча уртача хезмәт хакы 18 348 сумга (үсеш – 10,2 процент) җитте. Тулаем территориаль продукция күләме – 3 миллиард 400 мең сум. Отчет елында район икътисады һәм социаль өлкәгә 921 миллион сум күләмендә инвестиция кертелде. Былтыр 1309 шәхси хуҗалыкка хөкүмәт өч миллион сумнан артыграк ярдәм күрсәтте. Гаилә фермалары ачу, фермер хуҗалыкларын җанландыру, халыкны эш белән тәэмин итү дә тормышның яхшыруына китерә. Кайбычта яшәүчеләр район һәм бөтен Татарстанның алга таба үсеше өчен омтыла, шундый гүзәл республикабыз белән горурлана.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International