Балалар ышаныч телефонының үз көне бар

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Балалар ышаныч телефоны – авыр тормыш хәлендә калып, нинди дә булса сәбәпләр аркасында якыннарына һәм танышларына таяна алмаган балаларга һәм яшүсмерләргә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү хезмәте ул. 2010 елда Россиядә бердәм балалар ышаныч телефоны (8-800-2000-122) булдырылды. Бу телефоннан Татарстанда яшәүче балаларга психологлар түләүсез аноним хезмәт күрсәтә. Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, барлык мәктәпләрдә дә моңа кагылышлы әңгәмәләр үткәрелә. “Полиция балачак сагында” – Россия Эчке эшләр министрлыгы уздыручы акциянең исеме шундый. Бу акция кысаларында, Татарстанда 16 майда 10.00 – 16.00 сәгатькә кадәр 291-25-50 күпканаллы телефон аша балалар ышаныч телефоны эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International