ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2015 ел
җомга
Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа с.г.в. әйтте: “Шөгбан аеның бүтән айлардан өстенлеге минем бүтән пәйгамбәрләр каршында булган өстенлегем сыман” дип. Белгәнебезчә, Мөхәммәд мостафа с.г.в. ахырызаман пәйгамбәре һәм Коръәни кәримдә Аллаһы тәгалә пәйгамбәребезнең җир йөзендә иң матур холык иясе икәнлеген белдерә.

28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Безнең районда моңа кадәр терлекләрне чалу өчен махсус билгеләнгән урын юк иде. Әлеге проблеманы Чүтидән крестьян- фермер кооперативы җитәкчесе Рафаэль Щукин хәл итте. Ул  үзенең фермер  хуҗалыгы территориясендә заманча таләпләргә туры килерлек итеп сугым пункты төзеп куйды.
Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан, районыбызда бик күп чаралар үткәрелде. Балалар сәнгать мәктәбендә дә сугыш чорының авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән тыл хезмәтчәннәре һәм балачаклары шул дәһшәтле елларга туры килгән, районыбызның төрле авылларында яшәүче абый-апалар белән очрашу булды

27
май, 2015 ел
чәршәмбе
2014-2015 уку елы  1 нче сыйныф укучылары өчен икеләтә истәлекле булды. Алар беренчедән укучылар булдылар, икенчедән “Мәдәни көндәлекле” укучылар булдылар. 
Олы Кайбыч мәктәбенең 40 укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге начальнигы Рина Бәдриева, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәм ветеран укытучылар катнашты. Чыгарылыш класс укучыларының әти-әниләре, дуслары һәм якыннары да килде.
Танылган җырчы, сүзе сүзгә йокмый торган шаян телле Җәвит Шакиров телевидениедән алып баручы “Башваткыч” тапшыруын тамашачылар яратып карый.
9 Май бәйрәмен зурлап каршы алдык. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәт күрсәтү әле дә дәвам итә. Бу шулай булырга тиеш тә, чөнки җиңүчеләр буыны алдында без мәңгелек бурычлы.
Федоровское мәктәбенең чыгарылыш класс укучысы Вадим Моисеев үзен бүгеннән үк студент дип саный ала. Бердәм дәүләт имтиханнары да тапшырылмаган бит әле, уку йортларына кабул итү дә башланмаган, ничек инде ул студент булсын, дип уйлап куйдыгызмы?
Районыбызның тагын бер өлкән кешесе үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтте. Кече Кайбыч авылында яшәүче Закирә Гарәфетдиновага 90 яшь тулды

26
май, 2015 ел
сишәмбе
Кайбыч егетләрен армиягә озату тантанасына Олы Кайбычтан  Дания һәм Илһам Хөснетдиновлар да чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International