Кайбыч ветераннары сәяхәткә китте

2015 елның 27 мае, чәршәмбе
Татарстаннан алтмыштан артык ветеран, сугыш ветераннарының тол калган хатыннары, тылда да Бөек Җиңүне якынайткан абый-апаларыбыз, ветераннар хәрәкәте активистлары 19 майда Идел буйлап илебез башкаласы Мәскәүгә китте. Алар арасында район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова һәм Победа поселогыннан тыл хезмәтчәне Антонина Кузенкова да бар. Ветераннар бөтен уңайлыклары булган өч палубалы «Валерий Чкалов» теплоходында Казан – Мәскәү – Казан маршрутында сәяхәт итә. Алар өчен Түбән Новгород, Городец, Ярославль, Кострома, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә экскурсияләр оештырыла. 29 майга кадәр дәвам итәчәк бу сәяхәткә Суворов училищесында укучылар һәм «Россия патриотлары үстерәбез» дигән республика бәйгесе җиңүчеләре дә китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International