2014-2015 уку елы 1 нче сыйныф укучылары өчен икеләтә истәлекле булды. Алар беренчедән укучылар булдылар, икенчедән “Мәдәни көндәлекле” укучылар булдылар. Бу көндәлек белән тарихи - мәдәни урыннарда йөреп тамга суктырдылар. Иң күп тамгалылар җиңүчеләр рәтенә кертелде.
Беренче сыйныф укучысың “Иң яхшы көндәлеге” номинациясендә Кайбыч гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Воробьева Аделина җиңүче итеп танылды.
“Иң мәдәниятле әти-әни” номинациясендә Багай мәктәбе укучысы Макарова Карина һәм аның әнисе Макарова Людмила җиңүчеләр.
“Портал белән эшләүче иң актив беренче сыйныф укучысы” номинациясендә Бәрлебашы тулы булмаган урта мәктәбе укучысы Лазарев Александр җиңүче булып танылды.
Җиңүчеләр Казан шәһәре “Әкият” курчак театрында уздырылган чарада катнаштылар һәм Мәдәният Министрлыгы исеменнән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.