Кайбыч районы укучысын Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов бүләкләде

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Моның сере бик гади: Вадимны, мәктәп укучыларының физкультура буенча узган Бөтенроссия фән олимпиадасының абсолют чемпионы буларак, Казандагы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенә укырга чакырганнар. Ул анда конкурссыз керү хокукына ия. 

Вадим белән ул укыган Федоровское мәктәбе коллективы, районыбыз халкы гына түгел, ә бөтен Татарстан горурлана. Шулай булмыйни, әнә Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләрен  бүләкләү тантанасында да сәхнә түренә “Татарстан горурлыгы” дигән сүзләр язылган була бит. Бу сүзләр республиканың барлык шәһәр-районнарыннан җыелган призерлар һәм аларның остазларына атап язылган. Ә тантана Вадим алга таба укыячак академиядә узган.

– Бу тантана минем күңелдә гомер буе сакланачак, – диде безне спорттагы уңышлары белән даими сокландырып килгән Вадим. – Безнең белән очрашуга Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов үзе килгән иде. Республикабыз җитәкчесе кулыннан Рәхмәт хаты һәм 25 мең сумлык сертификат алдым, аның белән бергә фотога да төштек. Чыннан да, нәкъ ул әйткәнчә, зур тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә без әнә шундый югары уңышка ирештек.

Олимпиаданың йомгаклау турында республика данын 191 укучы яклаган, шуларның 109ы җиңүче һәм призер булган. Бу узган елгыдан 36га күбрәк.

Вадим үзенең уңышларында физкультура укытучысы Юрий Григорьевның, аңа даими теләктәшлек белдереп торган укытучылары, классташларының да өлеше зур дип саный. Әлеге тантанада Президент вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов олимпиадага шундый тырыш укучы әзерләгән өчен Юрий Григорьевка да Рәхмәт хаты белән сертификат тапшырды. Ә мәктәп директоры Михаил Серяков Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Чарада республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов та катнашты.

Мәктәптә узган соңгы кыңгырау тантансында да Вадимны бик зурладылар. Башлангыч класс укучылары аның спорт ярышларында җиңгән өчен бирелгән барлык медальләрен дә халыкка күрсәтте, ә аларның саны илледән дә артып китә, Мактау кәгазьләре, дипломнары да бихисап. Мәктәп коллективы аңа сюрприз ясады: «Уникаль кеше» дип исемләгән сертификат тапшырды. Ә мәктәпне 31 укучы тәмамлады. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров аларга бәхетле киләчәк теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International