Хөрмәтле салым органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Барлык дәрәҗәдәге бюджетны тулыландыру, димәк, җәмгыятьтәге социаль тотрыклылык, кешеләрнең кәефе сезнең көндәлек эшегезгә бәйле. Сезнең югары һөнәри осталык, намуслы хезмәтегез киләчәктә дә илне һәм республиканы финанс иминлеге белән тәэмин итү буенча алда торган җаваплы бурычларны хәл итәргә ярдәм итәр дип ышанам. Фидакарьлегегезгә зур рәхмәт. Озак еллар дәвамында дәүләтнең икътисади мәнфәгате сагында торган, күркәм традицияләр булдырып, аларны саклаган, бәяләп бетергесез тәҗрибәләрен бүгенге белгечләргә тапшырган барлык салым инспекциясе хезмәткәрләренә һәм ветераннарына рәхмәтебезне, хөрмәт хисләребезне җиткерәм. Һәркемгә бетмәс-төкәнмәс энергия, тынычлык, эштә һәм гаиләдә уңышлар телим!
Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.