20 ноябрьдә Бөтенроссия күләмендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә

2015 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

  Бу көнне Кайбычта да ятим балаларга, ата-ана тәрбия­сеннән мәхрүм калган балаларга, ятимнәрне үз канаты астына сыендыручыларга, опекуннарга, шулай ук үз гаиләләренә тәрбиягә бала алырга теләүчеләргә консультацияләр бирелә.

  Җәмәгатьчелек үзәгенең актлар залында иртәнге сәгать тугызда сезне юрист, адвокат, нотариус, прокуратура, опека һәм попечительлек бүлеге, суд приставлары, хокук саклау органнары, мәгариф хезмәткәрләре кабул итә. Бу көнне барлык мәктәпләрдә дә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан класс сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International