ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Управление Росреестра по Республике Татарстан рекомендует заявителям, обращающимся в ведомство, предоставлять достоверную информацию об адресе своей электронной почты. Тем же, у кого «электронки» нет, стоит ее завести


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне районыбызда ел саен зурлап үткәрелә. Һәр авыл җирлегендә алар өчен бәйрәм табыны, концерт һәм башка чаралар оештырыла. Гомер көзләрен каршылаучы әби-бабайлар өчен иң мөһиме – игътибар- хөрмәт кирәк. Бәйрәм уңаеннан Олы Кайбыч авылының танылган эшмәкәрләре Гөлия һәм Рамил Гарәфетдиновлар авылдашлары өчен хәйрия табыны оештырды. Элекке һөнәр училищесы ашханәсен үз көчләре белән ремонтлап кафе итеп үзгәрткәннәр. Бу көнне өлкәннәр аларның беренче кунаклары булды.

«2014-2020 елларда Татарстан Республикасы авыл яшьләре”  ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында республиканың Аграр яшьләр берләшмәсе 2016 елның 22-25 сентябрендә  Активлар мәктәбен үткәрде. Анда  барлык районнардан да диярлек 18-35 яшькә кадәрге йөзгә якын егет-кыз килгән иде.Чарада безнең районнан  Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлеге җитәкчесе Рушан Сайранов һәм активистлар – Федоровское мәктәбе укытучысы Алсу Миңнуллина, шушы авылдан Тәтештәге аграр көллияттә белем алучы Руслан Тайсинов катнашты


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

29 сентябрь  Казан шәһәренең «Корстон» үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган «Уңыш – 2016”  тантаналы чарасы узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән әлеге зур бәйрәм тантанасында республиканың барлык районнарыннан да ел дәвамында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешеп эшләгән хезмәт алдынгылары бар иде

 Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин   өлкәннәрне  бәйрәм  белән котлый:

 Хөрмәтле өлкәннәребез! Барыгызны да Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас котлыйм.

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез "Халыкара өлкәннәр көнен" билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә – сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда илебезнең куәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әверелде.  


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

3 октябрь көнне 14. 00 сәг. Кайбыч районы мәдәният йортында   «Салават» эстрада театры артистлары  катнашында Өлкәннәр көненә багышланган “Гомеремнең алтын көзләре” дип исемләнгән  концертка чакырып калабыз.

     “Укучының мәдәни көндәлеге”  - дигән проект кысаларында  безнең укучыларыбыз гына түгел, әти-әниләр, хәтта әби-бабайлар да ешрак мәдәният оешмаларына йөри башладылар, бу бик яхшы күренеш. Бу проектка быел да 16 сентябрь көнне старт бирелде, мәктәпләрдә мәдәни дәресләр үткәрелде

30 сентябрь көнне Кайбыч районы мәдәният йортында  19.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры «Мәхәббәт баскычы” дип исемләнгән спектаклен тәкъдим итә


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Һөнәри бәйрәмнәре белән тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә хезмәткәрләрне  район котлый район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин:


26
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Олы Кайбыч мәчетенә яңарту эшләреннән соң, бүген илаһи манара күтәрелде. Манараның биеклеге - җирдән алып айның очына кадәр 23 метр тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International