Олы Кайбычта өлкәннәр бәйрәм табынына җыелды

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне районыбызда ел саен зурлап үткәрелә. Һәр авыл җирлегендә алар өчен бәйрәм табыны, концерт һәм башка чаралар оештырыла. Гомер көзләрен каршылаучы әби-бабайлар өчен иң мөһиме – игътибар- хөрмәт кирәк. Бәйрәм уңаеннан Олы Кайбыч авылының танылган эшмәкәрләре Гөлия һәм Рамил Гарәфетдиновлар авылдашлары өчен хәйрия табыны оештырды. Элекке һөнәр училищесы ашханәсен үз көчләре белән ремонтлап кафе итеп үзгәрткәннәр. Бу көнне өлкәннәр аларның беренче кунаклары булды.

- Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм шәхсән үз исемемнән иң җылы, ихлас котлауларымны җиткерәм! Әлеге бәйрәм аша без әби-бабаларыбызга, тыйнак, фидакарь хезмәт ияләренә, ихтирам һәм рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, күпмилләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына озак еллар буена армый-талмый хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыдыгыз. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, якыннарыгыз, туганнарыгызның игътибар-хөрмәтендә яшәвегезне, рухи күтәренкелек һәм иминлек телим!, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова. 
Бәйрәм табыны сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора иде. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең концерты да өлкәннәр күңеленә шух килде. Әби-бабайлар мәҗлесне оештыручыларга, хәйриячеләргә олы рәхмәтләрен әйтеп таралышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International