Кошман авылының бердәнбер сугыш ветераны – 93 яшьлек Хәсән Җиһаншин яшь гвардиячеләрне шатланып каршы алды. Күчтәнәчләренә дә сөенде. Сугыш уты кичкән Хәсән бабай укучыларга сугышчан юлы турында сөйләде, мәктәптә тырышып укырга өндәде. “Мин җәмәгать тәртибен саклау буенча «ФОРПОСТ” яшьләр берләшмәсе белән дә җитәкчелек итәм. Ике берләшмәнең дә төп максатларының берсе – яшьләрдә патриотизм, кече Ватаныбызны ярату, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү”, – диде Лилия.