Кайбыч районы укучылары Junior Skills бәйгесендә катнаша

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе
Алдан үткәрелгән сайлап алу ярышлары нәтиҗәләре буенча анда 10-17 яшькә кадәрге 200 укучы чыгыш ясый. Анда Олы Кайбыч мәктәбеннән Илфат Баһавиев, Иске Чәкабтан Баязит Хәсәнов “Инженер-дизайн” компетенциясендә, ә Федоровскоедан Кирилл Макаров, Ярослав Романов “Түбә ябу” номинациясендә катнаша. Бу укучылар зона ярышларында җиңү яулаучылар. Мәгариф бүлеге методисты Агния Шоркина, Федоровское мәктәбеннән Николай Волков эксперт буларак чакырылды. Ә Федоровское­дан Игорь Шихов, Иске Чәчкаб мәктәбеннән Лилия Хәйретдинова остазлары буларак китте. Әлеге чемпионат мәктәп укучыларына киләчәктә һөнәр сайлауга да юнәлдерелгән. Шуңа да анда 20 меңнән артык укучы тамашачы итеп чакырылган. Кайбычтан да 2 февраль көнне укучылар  китәчәк. Аларга экскурсоводлар төрле һөнәрләр турында сөйләячәк. 3 февральдә төбәк этабында җиңүчеләрне билгелиләр, аннан соң федераль дәрәҗәдәге ярымфинал этабы башлана.
 
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International