ЯҢАЛЫКЛАР


11
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Чәчкаб балалар бакчасында нәниләр өчен “Кошлар килгән җимлеккә” рәсеме буенча әңгәмә үткәрелде. 

 Шүширмә башлангыч мәктәбе укучылары авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Г. Камалның "Беренче театр" спектаклен куйды

Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасында нәниләр белән йорт хайваннары темасы буенча сөйләшүләр үткәрде. 

8 декабрь көнне Казан шәһәренең Универсиада авылы “Академия” концерт залында инвалид хатын-кызлар арасында “Татарстан энҗесе – 2017” IV республика конкурсы узды. 

7 декабрь көнне “Казан” милли мәдәни Үзәге базасында полиэтник һәм поликонфессиаль мохиттә рус мәдәниятен алга этәрү буенча “Алтын көз” дип аталган белем бирү технологиясе республика фестивале узды.


9
декабрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Кайбыч муниципаль яшь армиячеләре оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре Башлыклары каршында чыгыш ясады. Әлеге чара Ватан Геройлары Көненә багышланды. 

9 декабрьдә илебездә Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан Кайбыч муниципаль районы үзәгендәге Җиңү паркында тантаналы митинг узды. Анда район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, барлык җитәкчеләр, район халкы, мәктәп укучылары катнашты.

Бүген Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Биредә оешма-учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.


8
декабрь, 2017 ел
җомга

Бүген Кайбыч муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классы укучылары Буа шәһәрендә узган “Иҗади тандем” конкурсында катнашты.

Инвалидлар декадасы кысаларында Олы Кайбыч авылының “Рәйхан” кафесында Кайбыч муниципаль район Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аналар белән очрашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International