Кече Кайбыч авылының “Сандугач” балалар бакчасында нәниләр белән йорт хайваннары темасы буенча сөйләшүләр үткәрде. Балалар әлеге темага багышланган әкиятләр тыңлады, табышмакларга җаваплар эзләде. Шулай ук “Песи һәм тычканнар”, “Тавык һәм чебиләр” уеннарын уйнады, үзләренең йорт хайваннары рәсемен ясадылар.