Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Иҗади тандем" конкурсында катнашты

2017 елның 8 декабре, җомга

Бүген Кайбыч муниципаль районы балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано классы укучылары Буа шәһәрендә узган “Иҗади тандем” конкурсында катнашты. Газизә һәм Нәзилә Гыйрфановалар әлеге конкурста 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, Арина Макарова һәм Әдилә Гаттаровалар - 3 дәрәҗә лауреат, Ләйсәнә Гарапова дипломант исемнә лаек булды. Аларга истәлекле бүләкләр һәм медальләр тапшырылды. Җитәкчеләре – Резеда Хисамова һәм Русалина Гыйрфанова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International