Безнең укучыларыбыз - республика конкурсы җиңүчеләре

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

7 декабрь көнне “Казан” милли мәдәни Үзәге базасында полиэтник һәм поликонфессиаль мохиттә рус мәдәниятен алга этәрү буенча “Алтын көз” дип аталган белем бирү технологиясе республика фестивале узды.

Фестивальнең пленар өлешендә республиканың 16 район арасында 8 номинациядә үткәрелгән республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды.

Әлеге конкурста Кайбыч муниципаль районыннан ике укучы җиңүгә лаек булды:

-“Ник мин Җиңү көнен яратам? Безнең үлемсез полк” номинациясендә Борындык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Фирүзә Хуҗина (укытучысы – Р. Хуҗина);

-“Билгесез туристик маршрут: Татарстанның данлыклы рус милләте кешеләренең тарих битләрен ачабыз” номинациясе буенча Олы Подберезье урта мәктәбенең 11 сыйнфы укучысы Дарья Чекмарева (укытучысы – Е. Елисеева).  

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International