ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

16 майда тантаналы рәвештә Ана (Гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Беренче туган балага 50 мең сум акча һәм бүләк бирделәр.

12 майда Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең спорт мәйданчыгында 5-9 сыйныф укучылары арасында җиңел атлетика буенча беренчелек үтте.

Россия Федерациянең президенты Владимир Путин Имәнле-Буртас авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Райханә Самитовага  90 еллыгы уңаеннан  котлау хаты юллады. Хәзерге вакытта Райханә Самитова үзенең кызы янында, Казанда тора.

15 майда Байморза авыл клубының мәйданында  китапханәче һәм методист башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен  халыкара гаилә көненә багышланган "Без бергә тату гаилә" дигән күнел ачу программасын үткәрделәр.

15 майда Мәлки китапханәсендә урта яшьтәге балалар өчен халыкара гаилә көненә багышланган «Мәхәббәт – бөтен башлангычларның башы» дигән  дәрес узды


16
май, 2018 ел
чәршәмбе

Чәчү эшләре өчен һава торышы әйбәт булды. Бүгенге көндә 12934 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Бу 41,3 процентны тәшкил итә. Аларның 9622 гектар сабан-бөртеклеләре  һәм 2500 гектар шикәр чөгендере.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарының территориаль бүлеге  хәбәр итә: 2018 елның 15 маеннан Яшел Үзән территориаль бүлеге белгечләре белән  Кайбыч районы халкы өчен "кайнар линия" үткәрелә. 

15 майда Олы Кайбычта мәктәптән тыш эшләр үзәгендә батырлык дәресе узды.

15 майда Гаилә көненә багышланган Мәлки мәдәният йортында беренче тапкыр "Каз бәбкәсе" дигән курчак спектакле булды. Спектакль, "Әкият" курчак театрының яшь артистлары катнашында узды.

2018 елның 11 маенда Тәтеш шәһәрендә спартакиада - 2018 үтте. Анда 6 районнан: Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Кама Тамагы  медицина хезмәткәрләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International