ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2018 ел
җомга

20 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында " Бердәм Россия» партиясе рәисенең Татарстандагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә 10 ел тулуны бәйрәм иттеләр.


20
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Подберезье авылында юл эшләренең барышы белән танышты. Ул подрядчы оешма җитәкчесе Рөстәм Хикмәтуллин белән барлык җитештерү мәсьәләләре буенча фикер алышты һәм юл төзелешен тизләтү буенча тәкъдимнәр калдырды.

2014 елның 30 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан пенсия тупланмалары акчаларын Россия Федерациясе Пенсия фонды тарафыннан иминиятләштерелгән затның варисларына түләү кагыйдәләрен раслаган 711 номерлы карар кабул ителде.

Бүген күпчелек дәүләт хезмәтләрен өйдән чыкмыйча интернет аша алырга мөмкин.

Бүген мәгариф бүлеге начальнигы Хәмидуллин Ильмас Ильдар улы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Туган көне белән аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады, аңа ныклы сәламәтлек һәм яңа эшендә уңышлар теләде.


19
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген  Дубрава җәмгыятенең  Ульянково сөт-товар фермасы базасында, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә, барлык авыл хуҗалыгы формированиеләренең җитәкчеләре, идарәчеләре, ферма мөдирләре, зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм ясалма орлыкландыру белгечләре белән семинар узды.

Кичә "Миләшкәй" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм мәктәп балалары район мәдәният йортында узган юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча үткәрелгән чарада катнаштылар.


18
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Симәки авылында халыкның узара салым акчасына балалар мәйданчыгын төзиләр. Үзара салым акчаларының гомуми күләме якынча 169,4 мең сум тәшкил иткән. Эшләрне шәхси эшмәкәр Роберт Сәфиуллин башкара.

Турминское авылында үзара салым акчасына җиңел автомобильләр өчен яңа күпер төзелде, ул торак пунктның ике өлешен тоташтыра.

Элегрәк 1,5 гектар җир участогында коммуналь калдыклар, шулай ук төзелеш чүп-чарлар җыелып тора иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International