Кичә Буа шәһәренең "Татэнергосбыт" бүлекчәсендә "Татэнергосбыт" акционер җәмгыяте директорының беренче урынбасары Марат Вәлиев " «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенең Кайбычта клиентларга хезмәт күрсәтү офисы җитәкчесенә Хәялиев Хәмзәгә "Татэнергосбытта фидакарь хезмәт өчен" медаль белән бүләкләде һәм ТР Премьер-министры урынбасары Альберт Кәримовның тырыш, нәтиҗәле хезмәте өчен мактау грамотасын тапшырды.
Корноухово авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзелде. Эшне шәхси эшмәкәрләр Роберт Сафиуллин һәм Арсентий Белоусов башкарды. Октябрьдә өстәмә рәвештә сабыйлар өчен таганнар урнаштырылачак.
Бүген Мөрәле авылы мәчетендә өлкән буын вәкилләре белән мәҗлес узды. Анда район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашты. Ул барлык катнашучыларны килеп җитүче өлкәннәр ункөнлеге белән котлады
Бүген Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, аның агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов белән бергә район кырларын карап чыктылар.
Юбилее белән аны район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова котлады. Ул юбилярга озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырды.
2018 елның 21 сентябрендә Кайбыч районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Кече Әтрәч авылында «Көзләрдә дә язлар кабатлана» программасы белән концерт куеп кайттылар.
Аны туган көне белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул аңа эшләрендә уңышлар теләде һәм бассейнга бару өчен абонемент белән котлау открыткасын тапшырды.
Консультацияләр бөтен эш көне дәвамында республика районнарында һәм шәһәрләрендә төшке ашка тәнәфессез 8.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.
24 сентябрь көнне Кече Кайбыч авылының " Сандугач» балалар бакчасында «Теремок»әкияте буенча курчак спектакле күрсәтелде.
Юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тәбрикләде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.