2018 елның 21 сентябрендә Кайбыч районы мәдәният йорты хезмәткәрләре Кече Әтрәч авылында «Көзләрдә дә язлар кабатлана» программасы белән концерт куеп кайттылар. Концерт программасы үз эченә романтика һәм юморны, якынлашып килүче «Өлкәннәр көне» бәйрәме белән ихлас котлауларны алды. Көзге тематика музыкаль номерлар, мәхәббәт, дуслыкка багышланган театральләштерелгән тамаша белән үрелеп барды. Клуб директоры Хәлил Исхак улы кайбычлыларга үзенең рәхмәтен һәм теләкләрен җиткерде.
.jpg)