Бүген Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, аның агросәнәгать комплексы буенча урынбасары Камил Галиев һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов белән бергә район кырларын карап чыктылар.
Алар уҗым культураларының торышы, туфрак эшкәртүнең сыйфаты белән таныштылар, һәм шулай ук Чүти авылы янындагы чөгендер кырында булдылар.