17 октябрь көнне Кошман авыл китапханәсе "Үткәннәр сагындыра"ның дәвамын "Бергә узган хезмәт юлы" дигән очрашу тәкъдим итте. Очрашу - 60нчы, 70нче, 80 нче елларда эшләгән авылдашларыбыз белән җитәкчелек иткән колхоз рәисе Закиров Мансур абый һәм авыл советы рәисе Миндубаева Фәйрүзә апаны искә алу, эшләгән чордагы хатирәләрне, истәләкләрне барлау максатыннан оештырылган иде. Чарада катнашкан туганнары да матур истәлекләре белән уртаклаштылар.
