ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген, 7 ноябрь көнне, "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында ир-атлар командалары арасында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган волейбол буенча турнир узды.  Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Кубогына 5 команда: башкарма комитеты, полиция,  район электр челтәре, янгын часте (МЧС) һәм балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе көч сынашты.


 

Узган атнада "Вираж-плюс" оешмасы Арыслан авылында муниципаль юл фонды буенча юл эшләрен төгәлләде. Кооператив урамы буенча 270 метр озынлыктагы вак таш юлы төзелде. Шуның белән районда программа буенча барлык юл-төзелеш эшләре тәмамланды.


 

2018 елның 15 ноябрендә расланган график нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Кайбыч муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итәчәк.
 

Көзге каникулларда район мәдәният йортында 4-8 сыйныф укучылары өчен «Кайбыч районы халыкларының милли уеннары» конкурс - уен программасы оештырылды.  Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән берлектә безнең районда тату яшәүче татар, рус, керәшен, чуаш халык уеннарын үткәрделәр. Актив катнашучылар призлар белән бүләкләнде.
 

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район мәдәният йортында Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен видеофильм күрсәтелде.  Видеофильм ахырында мәдәният хезмәткәрләре балалар белән 1612 елның 4 ноябрендә тарихи дата турында әңгәмә үткәрделәр.
 


4
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Хуҗа Хәсән күпфункцияле үзәге коллективы Кыр Буасы авылы халкы өчен, Халыклар бердәмлеге көненә багышланган, бәйрәм концерты куйды.
 

Бүген Олы Подберезье авылында яшәүче Шемахина Наталья Ивановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул 35 ел почта элемтәсе мөдире булып эшләгән. Юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев котлады. Алар юбилярга сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, иң изге теләкләр теләделәр һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк белән котлау открыткасын тапшырдылар.
 

Бүген, 4 ноябрьдә, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Йортыбыз - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
 

Бүген, 4 ноябрьдә, Казанда изге благоверный князь Петр һәм княгиня Феврониягә һәйкәл ачу тантанасы узды. Ул Казанның Чистай урамында православия изгесе Казан Кириллы хөрмәтенә салынган чиркәү каршында ачылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың башка рәсми затлары да булды.
 

 


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле кайбычлылар! Кайбыч муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты  һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International