21 июнь көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев җитәкчелегендә Казан аграр университетының халык театры студентлары "Йөрәк гафу итәрме" спектакле белән чыгыш ясады. Спектакль беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар, чыннан да, актерларның уенын лаеклы бәяләделәр.
Спектакль азагында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул театр җитәкчесе Роберт Галиевка һәм аның коллективына зур рәхмәт белдерде, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.
.jpg)