21 июньдә Кайбыч районында Хәтер һәм кайгы көненең бер өлешенә әверелгән «Хәтер шәме» патриотик акциясе узды. Акция 21.00 сәгатьтә район үзәгендә Җиңү һәйкәле янында башланды.
Бу көнне һәлак булган солдатларга хөрмәт йөзеннән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, хакимият аппараты хезмәткәрләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, полиция бүлеге һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, авыл халкы килгән иде.