ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2019 ел
дүшәмбе

11 августта Корбан бәйрәме билгеләп үтелә. Бу уңайдан районыбызның барлык мәчетләрендә бәйрәм гыйбадәтләре узды. Аны Олы Кайбыч авылы мәчетендә район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин уздырды.
 

2019 елның 1 гыйнварыннан «федераль әһәмияттәге Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында (Татарстан) «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» 2018 елның 27 ноябрендәге 422-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде.
 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр иткәнчә, 2019 елның 13 августында Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты белгече тарафыннан кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр үткәреләчәк.
 

14 августта 19.00 сәгатьтә Сабантуй мәйданында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Күңелле стартлар» узачак. Чара программасында: спорт-күңел ачу уеннары, аниматорлар. Спорт-күңел ачу уеннарында актив катнашучыларны призлар көтә!
 

Республикада  бые  бөртеклеләр буенча  гына түгел,  ә шикәр чөгендере,  бәрәңге  һәм  кукуруз  буенча  да  мул  уңыш  үстереп  булды.  Көзге  культуралар  уңышы  -  70 ц/га

«Бердәм Россия» партиясенең Кайбыч җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Лотфуллина Рушания Галимҗан кызы Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә булып, рәсем сәнгатенә уку өчен предметлар (натуралар) бүләк итте. Аннан сыйныф фондына мондый бүләкләр берничә тапкыр бүләк ителде. Шуны да билгеләп үтәсе килә, Рушания Галимҗановнаның рәсемгә булган мәхәббәте балаларда сәнгать үсешенә, иҗат процессына, балалар башкара торган шедеврлар булдыруга битараф түгел. Мәктәп администрациясе Рушания Лотфуллинага рәхмәт белдерә һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өметләнә.
 

Бүген Яшел Үзән районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, Татарстан Республикасында ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе уза. Семинарны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрә.


10
август, 2019 ел
шимбә

Районда Физкультурачылар көнен тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Физкультура укытучылары, балалар-яшүсмерләр, спорт мәктәбе тренерлары, шулай ук ветеран-тренерлар һәм ветеран-спортчылар «Сабантуй» паркына агымдагы эшләр буенча фикер алышу, уртак эшкә йомгак ясау һәм киләсе уку-спорт елына планнар билгеләү өчен җыелдылар. Аларның иң яхшыларына физкультура һәм спорт өлкәсендәге хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырылды.
 

9 нчы августта Казан шәһәрендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны 2019 елның сентябреннән алып декабренә кадәр медицина учреждениеләренә транспорт белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылган.
 

2019 елның 5 августыннан 30 августына кадәр Кайбыч муниципаль районында башка районнарның Дәүләт техник күзәтчелеге бүлекләре башлыклары катнашында "Комбайн" профилактик операциясе уздырылачак.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International