Хәйрия

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

       «Бердәм Россия» партиясенең Кайбыч җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Лотфуллина Рушания Галимҗан кызы Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә булып, рәсем сәнгатенә уку өчен предметлар (натуралар) бүләк итте. Аннан сыйныф фондына мондый бүләкләр берничә тапкыр бүләк ителде. Шуны да билгеләп үтәсе килә, Рушания Галимҗановнаның рәсемгә булган мәхәббәте балаларда сәнгать үсешенә, иҗат процессына, балалар башкара торган шедеврлар булдыруга битараф түгел. Мәктәп администрациясе Рушания Лотфуллинага рәхмәт белдерә һәм киләчәктә дә хезмәттәшлеккә өметләнә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International