17 августта Надеждино авыл җирлегендә Авыл көне узачак. Әлеге чарага шушы җирлектә яшәүчеләр һәм кунаклар чакырыла. Башлана 11:00 сәгатьтә.
Балалар яше - яңа ачышлар, актив уеннар һәм кызганычка каршы, киң таралган балалар травмалары вакыты. Балалар травматизмын кисәтү-өлкәннәрнең төп бурычы.
Милекче рөхсәтеннән башка күчүне теркәү өчен документларны дистанцион рәвештә тапшыру мөмкин хәл түгел.
Татарстан Пенсия фонды 2019 елда 10 меңләп ана капиталына дәуләт сертификаты тапшырды. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле Республикабызда сертификат бирүне сорап язылган 280 мең гариза кабул ителде. Сертификат алучыларның 80 проценты ана капиталы акчасын тулысынча файдаланган. Программа кысаларында ана капиталына 84 миллиард сум акча түләнгән.
Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. Район Башлыгына мөрәҗәгатьләр, нигездә, торак, эшкә урнашу, җир мәсьәләләренә кагылышлы иде. Кабул итүгә 7 кеше язылды. Аларның барысына да аңлату җаваплар бирелде.
Бүген эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин шушы көннәрдә үзләренең туган көннәрен билгеләп үткән җитәкчеләрне котлады.
Бүген Кайбыч муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Бүген Имәнле Бортас авылында Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды. Төшке ашны мәчет имамы Рәшит Биккулов оештырды. Анда район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова катнашты. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән барысын да бәйрәм белән котлады.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы илебезнең агросәнәгать комплексын цифрлы үзгәртеп коруның үсешен һәм аның тотрыклы темпларын билгеләп үтте. Ведомство тарафыннан Россия Федерациясенең 85 субъектында уздырылган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча аларның 20%ында IT үсешенең һәм АПКга технологик алымнар кертүнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә, ә төбәкләрнең 29%ында күрсәткечләр уртача.
Җәй көннәре бик тиз үтеп китә! Шуңа күрә хәзердән үк 1 сентябрь көненә әзерләнергә кирәк. Яңа уку елы алыннан районның волонтерлардан торган "Өмет" социаль яклау үзәге хезмәткәрләре, Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Самостоятельные дети" отряды һәм шулай ук халыкка мәдәни-ял хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә Олы Кайбычның якшәмбе көнне була торган базарында "Мәктәпкә бердәм җыеныйк!" дигән хәйрия акциясе үткәрде. Әлеге акция авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә һәм балаларга уку елына әзерләнергә булышырга максатыннан оештырылды.