ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне белән котлыйм!
 

Кадерле райондашлар, мөхтәрәм мөселманнар! Сезне чын күңелемнән Корбан бәйрәме белән котлыйм!


8
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында "Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем утырышы узды".
 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республикада яшәүчеләрне күчемсез милек Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) булган контакт мәгълүматларын вакытында яңартырга чакыра.
 

Бүгенге көндә Багай авыл җирлегендә: Багай авылының Үзәк урамында һәм Салтыган авылының Яшел урамында үзара салым акчасына вак таш-ком катнашмасыннан юл төзү төгәлләнде. Эшне "Кайбычагрохимсервис"ААҖ оешмасы башкарды.
 

"Демография" милли проектының "өлкән буын" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында бүген Кайбыч РҮХнә Хуҗа Хәсән авылыннан 65 яшьтән өлкәнрәк (ялгыз һәм ялгыз яшәүче) затларны китерү буенча сынау сәфәре оештырылды.
 

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елның  7 аендагы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.   Киңәшмәне  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.    


7
август, 2019 ел
чәршәмбе

Әгәр сезнең  күңелегездә   күптән  инде  үзегезнең туган  авылыгыз  турында сөйләү, яраткан авылыгызның  традицияләре  һәм матурлыгы турында  башкалар  белән  бүлешү  теләге  туган икән,  хәзер шуны  тормышка ашыра  аласыз.   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы сезне  “Минем кече Ватаным”  конкурсында  катнашырга  чакыра.    

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча баш белгече итеп Фарахова Ләйсән билгеләнде.  Моңа кадәр әлеге вазифаны биләгән Сафина Алия Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Кайбыч муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге консультанты вазыйфасына күчерелде.
 

8 август көнне 14.10 да "Бим-радио Казан" да Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова катнашында туры эфир булачак.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International