"Мәктәпкә әзерләнергә булыш - 2019" акциясе дәвам итә

2019 елның 12 августы, дүшәмбе

         Җәй көннәре бик тиз үтеп китә! Шуңа күрә хәзердән үк 1 сентябрь көненә әзерләнергә кирәк. Яңа уку елы алыннан районның волонтерлардан торган "Өмет" социаль яклау үзәге хезмәткәрләре,  Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Самостоятельные дети" отряды һәм шулай ук халыкка мәдәни-ял хезмәт күрсәтү үзәге белән берлектә Олы Кайбычның якшәмбе көнне була торган базарында "Мәктәпкә бердәм җыеныйк!" дигән хәйрия акциясе үткәрде.  Әлеге акция авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә һәм балаларга уку елына әзерләнергә булышырга максатыннан оештырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International