Бүген Имәнле Бортас авылында Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды. Төшке ашны мәчет имамы Рәшит Биккулов оештырды. Анда район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова катнашты. Ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән барысын да бәйрәм белән котлады.