Район башлыгы юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен котлады

2019 елның 18 октябре, җомга

           Бүген Олы Кайбыч авылында "ТАТАВТОДОР" АҖ Апас филиалының Кайбыч юл ремонт-төзелеш участогы территориясендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, әлеге оешма начальнигы Илгиз Сабиров, шулай ук оешма коллективы катнашты.
            Җыелучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Юл хуҗалыгы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, ул аларның эшенең районны камилләштерү өчен әһәмиятен билгеләп үтте, юл тармагы ветераннарына һәм хезмәткәрләренә тотрыклылык һәм иртәгәсе көнгә ышаныч, алда торган бурычларны уңышлы үтәүләрен теләде.
            Тантаналы чара барышында Альберт Илгизәрович юл хуҗалыгы өлкәсенең иң яхшы хезмәткәрләренә мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
            Юл хезмәте системасында нәтиҗәле хезмәте өчен һәм һөнәри бәйрәм уңаеннан слесарь-ремонтчы Илгиз Вилданов район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
             Шофер Николай Нефедов һәм юл эшчесе Фирдүс Хөснетдинов район Башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
             Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5774227.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International