Бүген Казанда Татарстан Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында ("Татнефть Арена") "Минем бизнес" эшкуарлык компетенцияләрен үстерү буенча иң зур форум-интенсив узачак. Форумда шулай ук район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да катнашачак.
Форумның төп максаты-эшкуарлык компетенцияләрен формалаштыру һәм яңа максатчан аудитория арасында эшкуар образын популярлаштыру, шулай ук, Россиянең икътисадый лидеры буларак, төбәкне үстерү.