Бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлегендә узган ел оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды. Киңәшмә эшендә муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, район суды рәисе Илфар Баһавиев катнашты.